Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гыйракта Бушка атылган башмакка һәйкәл ачылды


Гыйракның элекке җитәкчесе Сәддам Хөсәиннең туган шәһәре Тикриттә 2008 елның декаберендә илгә ул чактагы АКШ президенты Дҗордҗ Буш килгәндә аңа башмак аткан журналист хөрмәтенә һәйкәл ачылды.

Һәйкәл зур башмак шәкелендә пыяла һәм бакырдан ясалган, аннан агач үсеп утыра. Аны Багдад сынчысы Лаит әл-Амари иҗат иткән.

14 декабрьдә АКШ президенты Багдадка килгәч матбугат очрашуы вакытында әл-Багдадия телевидениесе журналисты Мунтазыйр әл Зәйди башмагын салып Бушка атты. Бу гамәл гарәп дөньясында бик зур хурлык һәм мыскыл итүне аңлата.

XS
SM
MD
LG