Accessibility links

Кайнар хәбәр

Католиклар һәм яһүдләр арасында каршылык арта


Рим Папасы Холокостны танымаган динчеләрне чиркәүгә кире кабул итте. Бу Бенедикт XVI католикларны берләштерергә теләве иде ди белгечләр.

28 гыйнварда Папа Бенедикт XVI Ватиканда чыгыш ясаганда Ричард Уильямсон карашларыннан читләшергә мәҗбүр булды.
Аңа кадәр ул Холокостны инакарь иткән шушы һәм тагын 3 руханине католик чиркәүдән читләштерү карарын гамәлдән чыгарды.

Швеция телевидениесенә биргән әңгәмәдә, дин әһеле Уильямсон Холокостны танымавы турында белдергән иде. Ул нацилар сугышта 6 миллион түгел, 300 меңнән дә азрак яһүд кешесен үтергән, дип әйткән.

Бу динче кергән үтә консерватив Изге Пий төркеме дә бу динчедән читләшергә теләде. Әмма күпмедер вакыттан соң, шушы төркемнең Италиядәге әгъзасе, Икенче дөнья сугышы вакытында яһүдләрне газ белән агулап үтерү турындагы тарихи мәгълүматларга шик белдерде.

Яһүдләрнең җавабы

Италиядәге католик руханиның чыгышыннан соң, Германиядәге яһүд дине җитәкчсе Флориан Абрамович, рәсми төстә католиклар белән сөйләшүдән баш тартты. Израильнең баш равины да Ватикан җитәкчелеге белән рәсми очрашудан баш тартты.

Дания хөкүмәте бу каршылыкка борчылу белдерде. Германиядәге прокурор Холокостны җинаять буларак танымаган Уильямска каршы эш ачты.

Бу үтә кадими Изге Пий төркеме, 1960 еллардагы либераль реформаларга каршылык белдереп, чиркәүдән аерылган канат булып тора. Папа Бенедиктның бу төркемне чиркәүгә кабул итүе, католиклар арасындагы эчке каршылыкларны бетерергә тырышуы иде дип аңларга кирәк, ди белгечләр.

Аларның берсе Джон Эйлиен: “Папаның бу гамәле Холокостны инкарь итүе яки антисемитизмны яклавы түгел иде, ул бары тик католик чиркәвен яралаган һәм бер гасыр чамасы дәвам иткән эчке каршылык, аерымлыкларны бетерергә теләде. Әмма моны ул дорфа рәвештә башкарды, бу аның зур ялгышлыгы”, ди.

Сәфәр сорау астында

Рим Папасы язын Израильгә рәсми сәфәргә барырга тели. Холокост һәм башка каршылыклы мәсьәләләрдә католиклар һәм яһүдләр арасында каршылыклар килеп чыкканнан соң, Папаның Израильгә бара алуына шикләр туды. Соңгы тапкыр Газзәдәге хәрби чаралар вакытында да, ике арада күпмедер киеренкелек туган иде.

Ватиканның юстиция һәм тынычлык шурасы башлыгы кардинал Ренальто Мартино, Газзә сызыгы зур концлагерьны хатерләтә, дип белдерде. Мондый сүзләр яһүдләрнең Папага мөнәсәбәтен яхшыртмый, билгеле.

Ватикан белгече Эйлин, Изральгә бару Папага яһүдиләр белән араларны җайларга мөмкинлек бирәчәк, дип саный.

“2006 елда ул Төркиягә барып, ислам дөньясында тавыш чыгарган чыгышыннан соң, мөселманнар күңелен йомшарткан кебек бу юлы да шулай булырга мөмкин”, ди ул.

Израиль тышкы эшләр министры үткән атнада Уильямс эше Папаның сәфәренә йогынты ясамас, дип белдерде.
XS
SM
MD
LG