Accessibility links

Путин: Cочи-2014 Олимпия уеннарына кризис тимиячәк


2014 елда Сочида үтәчәк кышкы Олимпия уеннарына китәчәк чыгымнарга финанс кризис зыяны булмаячак, диде Русия премьер-министры Владимир Путин. Бу хакта ул Сочида Халыкара Олимпия Комитеты рәисе Жан-Клод Килли белән булган очрашуда әйтте.

Олимпия уеннарына чыгымнар дәүләт бюджетыннан алыначак. Шулай ук инвесторларның берсе дә акча бирүдән баш тартмады, диде Путин.

Аның сүзләренә караганда спорт корылмалары быел төзелә башлый. Төзелешләрнең 2012 елга тәмамлануы планлаштырыла.
XS
SM
MD
LG