АКШ президенты Барак Обаманың хакимияте Якын Көнчыгышта тынычлык урнаштыруны үзенең төп максатларының берсе дип күрә, диде президентның бу төбәктәге вәкиле Дҗордҗ Митчелл.
Митчелл Амманда Үрдүн тышкы эшләр министры Салах Башир белән очрашты. Үрдүн министры Израиль белән гарәп илләре арасында дуслыкка ирешү өчен дөнья җәмәгатьчелегенең дә уртак чаралары кирәк, диде.