Accessibility links

Кайнар хәбәр

Израиль Газзәгә "җавап кайтару" белән яный


Израиль премьер-министры Эһүд Ольмерт Газзә сызыгыннан Израильнең көньягына ракета һөҗүмнәре тукталмаса фәлестиннәргә "җавап кайтыру" белән янады. Бу хакта ул хөкүмәт утырышында ясаган чыгышында белдерде.

Бүген Газзәдән Израильгә кимендә 4 ракета атылган. Зыян күрүчеләр юк.

Тарафлар 18 гыйнварда көч куллануны туктату турында килеште. Әмма килешү тулысынча үтәлми.

Хәмәс хөкүмәте вәкиле Тахир әл-Ноно Ольмертның сүзләрен "агрессив" дип бәяләде, әмма фәлестин төркемнәрен атышларны туктату килешүен бозмаска чакырды.
XS
SM
MD
LG