Accessibility links

Гыйракта сайлауда 51% халык катнашкан


Гыйрак сайлау комиссиясе мәгълүматларына караганда, шимбә Гыйракта булган җирле сайлауда халыкның 51%тан артыгы катнашкан. Бу сан сәясәтчеләр фаразларыннан түбәнрәк.

Сайлау комиссиясе рәисе Фараҗ әл-Хәйдәр, тавыш бирүдә сөнни гарәпләрнең әүзем катнашканын белдерде. 2005 елда сөнниләр сайлауда катнашудан баш тарткан иде.

Шимбә көнне телевидениедә чыгыш ясап, премьер-министр Нури әл-Мәлики, сайлауның уңышлы үтүен бөтен гыйраклылар өчен "җиңү" дип атады.
XS
SM
MD
LG