Accessibility links

Кайнар хәбәр

Назраньдә Ингушетия халыклары корылтае узды


Назраньдә җыелган Ингушетия халыклары корылтае республикадагы вазгыятьне киеренке һәм тотрыксыз, дип бәяләде. Мондый хәлнең сәбәпләре арасында республикада дистәләгән мең качакның булуы, социаль-икътисади үсешнең акрынаюы, халыкның якланмавы һәм коррупциянең артуы аталды.

Корылтайда чыгыш ясаган хокук яклаучы Магомед Муцольгов шулай ук җинаятьчелекнең артуы турында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, соңгы 7 елда Ингушетиядә меңнән артык кеше үтерелгән, 170тән артык кеше урланган яки югалган.

Ингушетиянең Кантыш авылында махсус хезмәтләрнең чарасы тәмамланган. Федераль Иминлек Хезмәтенең (ФСБ) матбугат вәкиле, авылда сугышчылар табылмады, дип хәбәр итте. Чара вакытында кешеләрдә, аларның машиналарында тентүләр булган.
XS
SM
MD
LG