Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанда 21 полиция хезмәткәре үтерелде


Әфган рәсмиләре әйтүенчә, бүген полиция киеме кигән бер кеше илнең көньягындагы полиция үзәгендә бомба шартлатып 21 полиция хезмәткәрен үтергән.

Тагын кимендә 8 полиция хезмәткәре яраланган. Аларның кайберләре бик авыр хәлдә.

Орузган виләяте башкаласы Тирин Котонда булган ул шартлау полиция бинасын да җимергән.

Өлкә полиция башлыгы Җума Гүл әйтүенчә, һөҗүм итүче полиция хезмәткәре түгел, ә полиция киеме кигән ят кеше булган.

Талибан бу һөҗүм өчен җаваплылыкны үз өстенә алды.
XS
SM
MD
LG