Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рахмон Русия сәфәреннән баш тартты


Таҗикстан президенты Эмомали Рахмон көтмәгәндә Русия сәфәреннән баш тартты.

Рахмон бүген президент Дмитрий Медведев белән очрашырга, атна ахырында төбәк саммитында катнашырга тиеш иде.

Таҗикстан сәфәрнең туктатылуын илдәге кышкы энергия кризисын ашыгыч рәвештә чишү зарурлыгы белән аңлатты.

Аналитиклар бу проблема ярым төзелгән Рогун һидро электр станциясе тирәсендәге бәхәс белән бәйле ди.

Русия елларча Таҗикстанга энергия кризисын чишү өчен бу станцияне төзеп бетерергә вәгъдә итеп килә.

Әмма финанс кризисы тирәнәя бару сәбәпле проектны тәмамлау планлаштырылганнан озаккарак сузыла.
XS
SM
MD
LG