Accessibility links

Кайнар хәбәр

Һиндстанда маочылар 15 полиция хезмәткәрен үтергән


Һиндстан полициясе маочы коммунист гыйсъянчылар дип шикләнелгәннәр илнең көнбатышында 15 полиция хезмәткәрен үтерде дип белдерде.

Якшәмбе полиция кизүенә һөҗүм белән башланган һәм 2 сәгать дәвам иткән ул бәрелештә шулай ук 8 сугышчы да үтерелгән.

Һиндстандагы 28 штатның 13-ендә маочылар ярлы халыкка җир һәм эш таләп итеп 30 елдан артык кораллы көрәш алып бара.

Алар Кытайдагы инкыйлап җитәкчесе Мао Зедоңнан рухлануларын белдерә.
XS
SM
MD
LG