Accessibility links

Кайнар хәбәр

Доллар 36 сумны узды


Русия рубле АКШ долларына карата тагын да арзанаеп рубль бәясе өчен хөкүмәт куйган чиккә якынайды.

Доллар белән евро "кәрҗине" бәясе 40 сум 80 тиенгә җитте.

Узган айда Үзәк банк бу бәяне 41 сумнан арттырмаска дигән чик куйган иде.

Июль аеннан бирле рубль долларга карата өчтән бер өлешен югалтты.

Рубль арзанаюны тоткарлау өчен хөкүмәт 200 миллиард доллар тотты. Бу аның нефть бәясе югары чакта җыйган доллар тупланмасының өчтән бер өлеше иде.
XS
SM
MD
LG