Accessibility links

Кайнар хәбәр

Омски сәхнәсендә Үләнкүл авылы сәнгатькәрләре


Эдик һәм Артур Наурузовлар
Эдик һәм Артур Наурузовлар

Омскида Татарстан артистларының концертлары еш булып тора. Ниһаять, тамашачыларның җирле талантлар белән дә очрашу мөмкинлеге туды. Шимбә көнне Омскига зур концерт программасы белән Үләнкүл авылы сәнгатькәрләре килде.

Урамда чатнама суык һава торуга карамастан, шимбә көнне Омскиның күп кенә татарлары шәһәрнең Баранов исемендәге мәдәният сараена агылды. Алар Большеречье районының Үләнкүл авылы “Наза” ансамбле үзешчәннәренең концертын карарга килгән иделәр. Тамашачыларның күпчелеге чыгышы белән Үләнкүлдән һәм шул яктагы авыллардан иде. Шул сәбәпле ахры, мәдәният сараеның кереш залында ук очрашуга шатлык белдерү, сәламләү, хәл-әхвәлләр сорашу, аралашу барды.

“Наза” ансамбленең концерт программасы да очрашу кичәсе рәвешендә төзелгән иде. Беренчеләрдән булып тамашачыларны сәнгатькәрләрне озатып килгән авыл хакимияте башлыгы Ләйлә Мөхәмәтшина сәламләде. Ул халыкны “Наза” ансамбленең ирешкән уңышлары белән таныштырып узды, аннан соң авылда булган проблемаларның кайберләренә тукталды һәм халыкка, ярдәм сорап, мөрәҗәгать итте: “Безнең авылга илтүче юлыбыз бик начар хәлдә. Яңгыр яудымы – баткакка, кар яудымы – бозлавыкка әйләнә. Аны төзекләндереп торырга акчабыз юк. Клубыбыз да юк, кечкенә генә йорт клуб ролен үти. Анда кичәләр үткәреп тә, концерт куеп та булмый. Бәлки гомуми көч белән ни дә булса эшләп булыр. Сездән ярдәм сорыйм, булышсагыз икән бу эштә”, диде.

Ләйлә ханымның бу мөрәҗәгате Омскида нәшер ителә торган “Татар дөньясы” газетасының 52-нче санында да басылып чыккан иде. Инде бу эштә ярдәмгә килүчеләр табыла башлаган. Омскиның октябрь округында ярдәм күрсәтергә теләүчеләрне теркәүче Минниса Фәхретдинова: “Халык кузгала башлады: Юл сәдакәсе булсын дип, кулларыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырышалар. Җитәрлек сумманы җыя алмасак та, берникадәр ярдәм булыр, дип өметләнәбез”, ди.



“Бу акча, әлбәттә, 35 чакрым юлга асфальт җәяргә җитмәячәк. Чөнки 1 чакрым юлга асфальт җәю өчен 17 миллион рубль акча кирәк. Без андый сумманы җыя алмаячакбыз. Инде юлны төзекләндереп торсак та, ярар иде”, ди Ләйлә Мөхәметшина.

Ә клубны төзекләндерү эшләрендә Ләйлә ханым район хакимиятен җәлеп итәргә ниятли. “Безнең клуб чыгымнарын район бюджетына кертергә вәгъдә иттеләр, әмма быелгы бюджетка безнең смета кертелмәгән. Бәлки алдагы елга кертерләр”, ди ул.

Инде очрашуның концерт өлешенә килгәндә, анда “Наза” ансамбле белән бергә район татар мәдәният үзәге каршында эшләүче “Сәйлән” төркеме һәм аерым җырчылар чыгыш ясады. Тамашачы аларның һәрберсен җылы каршылады, чәчәк бәйләмнәренә күмде, татлы бүләкләр бирде. Яшь җырчылар Эдик һәм Артур Наурузовларны озак сәхнәдән төшермәделәр. Тамашачыларның артистларга карата булган туганлык, якынлык хисләре залга ниндидер бер җылылык өстәгән кебек тоелды.

Концерт тәмамланганнан соң күңелләрендә туган хисләре белән уртаклашырга теләүчеләр күп булды. “Искиткеч матур концерт булды. Бездә Казан артистлары концертлары еш була башлады. Үзебездә шундый талантлар барын да белми идек. Казан артистларыннан бер дә ким түгелләр. Рәхмәт оештыручыларга, безне очраштырган өчен”, диючеләр күп булды.

Үләнкүл сәнгатъкәрләре дә шәһәрдә яшәүче авылдашлары белән очрашудан канәгать иделәр. “Безне шулай җылы кабул итәрләр дип, уйламадык та”, ди “Наза” ансамбле баянисты Әмир Сафарметов.

Менә шундый күркәм очрашу кичәсе булып узды шимбә көнне Омскиның Баранов исемендәге мәдәният сараенда. Чараны оештырган шәһәр милли мәдәни мохтарите активистлары да очрашудан кәнәгать калдылар. “Оештыру эшләрендә авырлыклар күп булса да, шөкер башкарып чыктык. Мондый очрашуларны киләчәктә дә оештырырга ниятлибез. Тара һәм Колосовка районнарында да көчле коллективлар бар. Шәһәр халкына аларны да күрсәтергә кирәк”, ди шәһәр милли мәдәни мохтарияте җитәкчесе Гафия Алеева.
XS
SM
MD
LG