Accessibility links

Кайнар хәбәр

Думаның тагын бер депутаты Сарбаевны гаепли


Русия Дәүләт Думасы депутаты Мурат Киекбаев Башкортстан премьер-министры Раил Сарбаевны җинаять кылуда гаепләп Русия эчке эшләр министры Рәшит Нургалиевкә һәм Башкортстан эчке эшләр министры Игорь Алешинга мөрәҗәгать юллады.

Мөрәҗәгатьтә Сарбаевның җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры булып эшләгән чорда вазыйфасыннан файдаланып, ялган белән 4 миллион сумлык ят милекне үзләштерүе турында әйтелә.

Элегрәк Думаның башка бер депутаты Иршат Фәхретдинов Сарбаев Юмагуҗа сусаклагычы төзелешенә бүленгән дәүләт акчаларын үзләштергән дип шикләнүен белдергән иде.

Сибай районының элекке ГАИ башлыгы Нуриәхмәт Шаһиев Сарбаевны 2003 елда Сибай прокурорын үтертүдә гаепли.
XS
SM
MD
LG