Accessibility links

Кайнар хәбәр

Журналистларны үтерүләр турында яңа хисап


Новая Газета хәбәрчесе Анастасия Бабурова җеназасыннан
Новая Газета хәбәрчесе Анастасия Бабурова җеназасыннан

Русия журналистлар өчен Европада иң куркынычлы ил булып кала. 2008 елда анда 4 журналист үтерелгән.

Венада урнашкан Халыкара матбугат институтының еллык хисабында журналистлар өчен куркынычлы төбәк буларак Азия Якын Көнчыгышны узып китте диелә.

2008 елда дөньяда үз вазыйфаларын башкару белән бәйле рәвештә 66 журналистның үтерелүе теркәлгән. 2007-дә 93, 2006-да 100 журналист үтерелгән иде.

Былтыргы үтерүләрнең 26-сы Азия илләрендә булган.

Гыйрак инде 6 ел рәттән журналистлар өчен иң куркыныч ил булып кала. Былтыр анда 14 журналист үтерелгән. Шулай да бу сан элекке еллардагыдан инде берничә мәртәбә кимрәк.

Аның каравы тотрыксызлык арта баручы Пакстан былтыр Гыйрактан кала икенче урынга чыккан. Анда 6 журналист үтерелгән.

Русия дә Пакстаннан бик калышмый. Европа кыйтгасында ул журналистлар өчен иң куркынычлы ил санала.

Халыкара матбугат институты хисабында "яңа президент Дмитрий Медведевның матбугатны яклау турындагы вәгъдәләренә карамастан, Русия Европада журналистлар өчен иң куркынычлы ил булып кала, анда былтыр 4 журналист үтерелде," – диелә.

Аларның дүртесе дә кавказда эшчәнлек алып барган, яки Кавказ турында язмалар әзерләгән булган.

Шул үтерүләрдән иң зур җәнҗал чыгарганы Ингушетия хакимиятләрен тәнкыйтләүче ingushetia.ru сәхифәсе хуҗасы Мөхәммәт Евлоевны үтерү булды. Ул Ингушетия президенты Мурат Зязиков белән бер очкычта Назрань һава аланына төшкәч кулга алынып, машинада милиция бүлегенә алып кителгән һәм юлда ук атып үтерелгән.

2009 ел да Русиядә журналистлар өчен куркынычлы хәбәрләр белән башланды.

Гыйнвар аенда чечен кызы Эльза Кунгаеваның гаиләсе мәнфәгатьләрен яклап элекке армия полковнигы Юрий Будановка каршы эшләгән адвокат Станислав Маркелов һәм аның белән бергә булган "Новая Газета" хәбәрчесе Анастасия Бабурова көпә-көндез Мәскәү үзәгендә атып үтерелде.

3 февральдә Мәскәү янындагы Солнечногорскийда "Солнечногорский форум" газеты баш мөхәррире Юрий Грачевка һөҗүм булды.
ЦентрИнформ хәбәр агентлыгы белдерүенчә, журналистка сишәмбе көндез үз өе янында һөҗүм иткәннәр.

Баш мие селкенгән, һәм яңагы ертылган журналист хастаханәгә салынган.

"Солнечногорский форум" газеты берничә мәртәбә җирле хакимияттәге коррупция, Торак коммунал хезмәтләрен реформалаудагы канун бозулар һәм башка проблемалар турында мәкаләләр бастырган иде.
XS
SM
MD
LG