Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дөнья илләре Иран мәсьәләсенә дипломатик чишелеш яклы


Дөньяның 6 көчле иле Иранның атом программасы мәсьәләсенә дипломатик чишелеш табу зарур дип исәпләвен белдерде.

Русия, АКШ, Кытай, Британия, Франция һәм Германиянең югары рәсмиләре шулай ук АКШ президенты Барак Обаманың Тәһран белән атом программасы турында турыдан-туры сөйләшү тәкъдимен дә хуплады.

Франкфурт янындагы Виесбадендагы бүгенге очрашу бу 6 ил вәкилләренең 20 гыйнварда Обама хакимияткә килгәннән соң беренче очрашуы булды.

Сишәмбе көнне Иран үз ракетасы белән галәмгә үзе ясаган иярчен очырды.

Көнбатыш илләре Иран бу ракетаны атом чукмарлары очыру өчен куллана ала дип борчыла.
XS
SM
MD
LG