Accessibility links

Кайнар хәбәр

Раил Сарбаевка чираттагы гаеп


Башкортстаннан Русия Дәүләт думасына сайланган депутат Морат Киекбаев Русия эчке эшләр министры Рәшит Нургалиев белән БР эчке эшләр министры Игорь Алешинга мөрәҗәгатьләр юллаган.

Депутат белдерүе сыйфатында җибәрелгән бу мөрәҗәгатьләрдә Морат Киекбаев Башкортстан премьер-министры Раил Сарбаевны, үз вазифаларыннан файдаланып, ялганлашуда һәм дәүләт казнасына зыян китерүдә гаепли.

Депутат раславынча, Раил Сарбаев 2007 елда, Башкортстан җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры булган вакытта, ялган документлар белән Уфа янындагы Чесноковка авылыннан йорт төзү өчен җир ала. Нәтиҗәдә, базар хакы 4 миллион сум торган ул җир биләмәсе Раил Сарбаев өчен нибары 33 мең сумга гына төшә. Шулай итеп, дәүләткә 4 миллион сумга якын зыян китерелә, дип белдерә Морат Киекбаев.
Эчке эшләр министрлыкларына җибәрелгән документларның күчермәләрен Дәүләт думасы депутаты “Регнум” мәгълүмат агентлыгына да тапшырган.

Раил Сарбаевка моңа кадәр дә берничә зур гаеп ташланган иде. Аның берсе Сибай шәһәрендәге прокурорны үтертүгә бәйле булса, икенче очрак Йомагуҗа сусаклагычын төзегәндәге финанс мутлыкларга кагылышлы.

Элегрәк тә хәбәр ителүенчә, Русия Дәүләт думасына Башкортстаннан сайланган депутат Иршат Фәхретдинов республиканың Күгәрчен районындагы Йомагуҗа сусаклагычы төзелешендә зур күләмдә акча “юуулар” булуы турында бәян итте. Иршат әфәнде болар хакында тәфсилле язып, Русия баш прокуратурасына мөрәҗәгать юллаган иде.

Иршат Фәхретдинов мәгълүматларыннан күренүенчә, Йомагуҗа сусаклагычын төзү барышында, салымнарны киметү өчен, республика адвокатлар коллегиясенең бер бүлеге эшкә җәлеп ителгән һәм аның аша 150 миллион сум акча күчерелгән.

“Асылда, 20 миллион сумга да башкара алырлык эшне әллә ничә тапкырга күбрәккә бәяләгәннәр һәм артык акчаларның кем кесәсенә күчкәнлеге мәгълүм дә түгел”, ди Фәхретдинов һәм бу эшне җентекле тикшерүне таләп итә.

Шунысын тәгаен ачык әйтә Дәүләт думасы депутаты – бу кырын эшкә Йомагуҗа сусаклагычы директорының да, адвокатлар коллегиясе белән хезмәттәшлек өчен кул куйган хәзерге премьер-министр, ә аңарчы Башкортстанның җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры булган Раил Сарбаевның да кысылышы, катнашы бар.

XS
SM
MD
LG