Accessibility links

Кайнар хәбәр

Солнечногорский журналисты кыйналган


Мәскәү янындагы Солнечногорскийда "Солнечногорский форум" газеты баш мөхәррире Юрий Грачевка һөҗүм булды.

ЦентрИнформ хәбәр агентлыгы белдерүенчә, журналистка сишәмбе көндез үз өе янында һөҗүм иткәннәр.

Баш мие селкенгән, һәм яңагы ертылган журналист хастаханәгә салынган.

"Солнечногорский форум" газеты берничә мәртәбә җирле хакимияттәге коррупция, торак коммунал хезмәтләрен реформалаудагы канун бозулар һәм башка проблемалар турында мәкаләләр бастырган иде.
XS
SM
MD
LG