Өч дистәгә якын Сербиядән килгән гастарбайтер, акча алалмыйча, илләренә кайтып китте. Алар “Икеа” сәүдә-ял үзәге төзелешендә эшләүчеләр. Эш шунда, инвесторлар һәм төзүчеләр арасындагы килешү бозылган. Сәбәбе - төзелеш өлгеләренең дөрес булмавы өчен. Бу турыда Уфа хакимияте башлыгының төзелеш буенча урынбасары Руслан Мирсәев белдерде. Аның сүзләренчә, бу Төркия компаниясе гаебе буенча өзелгән. Якын араларда кабаттан тендер оештырылачак.
Икътисади көрчек сәбәпле, гастарбайтерлар илләренә тая.