Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия җинаять артудан куркып милицияне киметми


Русиядә булырга мөмкин социаль ризасызлык чуалышларын туктату өчен хезмәткәрләр җитмәүдән куркып милиция хезмәткәрләре санын киметү туктатылган дип хәбәр ителә.

Дәүләт Думасының иминлек комитеты рәис урынбасары Геннадий Гудков "Независимая Газета"га моны "кайбер көтелмәгән шартлар" белән бәйләп аңлатты.

Эчке эшләр министрлыгының бер югары рәсмие Вадим Савичев хакимиятнең бигрәк тә төзелешләрдә эшләгән чит ил кешеләре арасында эшсезләр саны һәм түләнмәгән хезмәт хаклары арту сәбәпле җинаятьчелекнең көчәюеннән куркуын белдерде.
XS
SM
MD
LG