Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллы милли компонентны кайтаруны сорый


Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Чаллы бүлекчәсе Русия президенты Дмитрий Медведевка мөрәҗәгать кабул итте. Алар мәгарифтәге өч компонентлы стандартны кире кайтаруны сорый.

309нчы Федераль канун нигезендә, мәгариф стандартыннан милли төбәк компоненты алынды. Шулай итеп урта һәм югары мәктәпләрдә ана теле, әдәбияты, тарих, милли мәдәниятне өйрәнү хәзер канунсыз саналачак. Дөресрәге, аны мәктәпләрдә укытмаячаклар гына. Әмма милли компонент нигезендә бәхәсләр чыкканнан соң, Русия мәгариф министрлыгыныћ милли республикаларга үз ана телләрен укытырга рөхсәт бирергә мөмкинлеге турында да әйтелде.

Чаллы бүлекчәсе мөрәҗәгатендә исә: “Әгәр мәгариф министрлыгы вәкилләре милли республикаларда туган телне өйрәнергә рөхсәт итсә дә, аннан читтә яшәүчеләргә нишләргә?” дип борчылу белдерә.

Чыннан да милли республикалардан читтә яшәүче милләттәшләр дә бихисап. Мисал өчен татарның 70% Татарстаннан читтә гомер кичерә.

“Русия Конституциясендә һәрбер кеше ирекле рәвештә ана телендә сөйләшә, тәрбияләнә һәм иҗат итә ала диелгән. Кабул ителгән канун халыкларның тигезлеген кире кага һәм урыс булмаган халыкларның туган телен бетерүгә юнәлдерелгән. Бу исә әлеге халыкларның канәгатьсезлегенә китерәчәк”, диелә мөрәҗәгатьтә.

Шул нисбәттән, Чаллы бүлекчәсе яңа федераль канунны урынына, элекке өч компонентлы стандартны кире кайтаруны таләп итә.
XS
SM
MD
LG