Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Эхо Москвы"ның баш мөхәрриренә яныйлар


"Эхо Москвы" радиосы баш мөхәррире Алексей Венедиктовка янау булган. Аның фатиры янына балта чабылган бүрәнә куеп киткәннәр.

Венедиктовның фатиры ишеген күзәтеп торучы видеокамера да табылган диелә.

Журналист милициягә мөрәҗәгать иткән. Хокук саклау оешмалары фикеренчә, бу янау аның һөнәри эшчәнлеге белән бәйле булырга мөмкин.

Венедиктов Азатлык радиосына бу турыда үз сүзен әйтүдән баш тартты.
XS
SM
MD
LG