Accessibility links

Клинтон Русия белән якынрак хезмәттәшлеккә өметләнә


АКШ дәүләт секретаре Һиллари Клинтон Русия белән конструктиврак мөнәсәбәтләргә, бигрәк тә Ираның атом программасы тирәсендә яхшырак хезмәттәшлеккә өметләнүен белдерде.

Узган атнада АКШ президенты Барак Обама белән Русия президенты Дмитрий Медведев телефон аша үзара мөнәсәбәтләрдәге каршылыклардан котылу турында килеште.

Соңгы арада АКШның Көнчыгыш Европада ракета калканы урнаштыру ниятләре һәм Русиянең Грузиядәге былтыргы сугышы сәбәпле Мәскәү-Вашингтон мөнәсәбәтләре киеренкеләшеп китте.
XS
SM
MD
LG