Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев Рәхимовны туган көне белән котлады


Уфа – Русия президенты Дмитрий Медведев бүген Башкорстан президенты Мортаза Рәхимовка шалтыратып аны туган көне белән котлаган.

Башинформ агентлыгы хәбәр итүенчә, Медведев Башкорстанны Русиянең икътисади яктан иң тотрыклы һәм алга киткән төбәкләрнең берсе дип атаган, Рәхимовның Русия дәүләтчелеген ныгытуга зур өлеш кертүен әйткән.

Башкорстан президенты Мортаза Рәхимовка 7 февраль көнне 75 яшь тулды.

Хәбәрдә әйтелгәнчә, Рәхимов, республиканың икътисади үсешенә, республика халыклары арасында дуслыкны ныгытуга зур өлеш керткән өчен Дуслык ордены белән бүләкләнгән.
XS
SM
MD
LG