Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев Рәхимовны туган көне белән котлады


Русия президенты Дмитрий Медведев Башкорстан президенты Мортаза Рәхимовка шалтыратып аны туган көне белән котлаган.

Башинформ агентлыгы хәбәр итүенчә, Медведев Башкорстанны Русиянең икътисади яктан иң тотрыклы һәм алга киткән төбәкләрнең берсе дип атаган, Рәхимовның Русия дәүләтчелеген ныгытуга зур өлеш кертүен әйткән.

Медевдев Рәхимовка саулык, өзын гөмер, алда торган максатларга ирешүдә зур уңышлар, республика халкына муллык теләгән.

7 февраль көнне Башкорстан президенты Мортаза Рәхимовка 75 яшь тулды.

Рәхимов, республиканың икътисади үсешенә, республика халыклары арасында дуслыкны ныгытуга зур өлеш керткән өчен Дуслык ордены белән бүләкләнгән.
XS
SM
MD
LG