Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү милициясе антифашистларны тоткарлаган


Мәскәү – Узган төндә Мәскәү милициясе 40-лап кешене тоткарлаган. Аларның күбесе "Братиславская" метросы янындагы бер клубка концертка килгән радикал антифашистлар булган.

Шаһитлар әйтүенчә, концерт башланганчы ук клуб янында өч машина кизүдә торган. Икесендә ОМОН хезмәткәрләре, берсендә гади киемдә кешеләр булган.

Концерт бетүгә, алар берни аңлатмыйча, антифашистларны тоткарлый башлаган. Алар барысы да "Марьинский парк" милиция бүлегенә китерелгән.
XS
SM
MD
LG