Accessibility links

Иванов АКШның мөнәсәбәтләрне яхшырту ниятен уңай бәяли


Мюнхен – Русия вице-премьеры Сергей Иванов, Вашингтонның Мәскәү белән мөнәсәбәтләрен яхшырту ниятенә уңай бәя бирде.

Кушма Штатлар вице-президенты Джозеф Байден Мюнхен иминлек конференциясендә ясаган чыгышында, Русия белән НАТО арасындагы куркыныч каршылыкны бетерергә кирәк, Америка тышкы сәясәттә тонын үзгәртергә җыена, дигән белдерү ясады.

Берүк вакытта ул Вашингтон Европада ракета калканы булдыру ниятеннән баш тартырга җыенмый, ләкин бу мәсьәләдә Русия белән киңәшеп хәрәкәт итәчәк диде.
XS
SM
MD
LG