Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Футболчыларны зур акчага сатып алу – әхлаксызлык"


Берлин – Германиянең футбол федерациясе президенты Тео Званцигер, Европа клубларының уенчыны сатып алу өчен зур акчалар түләвен "әхлаксызлык" дип атады. Тео сүзләренчә, чынбарлыкта бер уенчы да андый акча тормый.

Шушы көннәрдә Англиянең Арсенал клубы Русиянең Зенит клубы уенчысы Андрей Аршавинны 22 миллион долларга сатып алды.

Тео, шулай ук, акчалы кешеләрнең футбол клубларын сатып алуына да канәгатьсезлек белдерде.
XS
SM
MD
LG