Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Ефәк юл” узышалары Казаннан башланачак


“Ефәк юл” халыкара автоузышлар Казаннан башланып китәчәк. Төркмәнстанда әзерлек эшенә керешкәннәр инде.

Авторалли 5 сентябрь көнне Казаннан башланып, 13 сентябрьдә Ашгабадта төгәлләнергә тиеш. “Ефәк юл” раллиын оештыру “Дакар”да сигез тапкыр чемпион булган “КамАЗ-Мастер” такымы җитәкчеләренә йөкләнгән.

Әлегә раллиның төгәл юлы билгеле түгел. Ул Русия, Казакъстан, Төркмәнстан җирләре буйлап 4,5 мең чакрымга сузылыр дип көтелә.

Төркмәнстан өлешендә узачак чарага әзерлекне ил президенты Гурбангули Бирдемөхәмәдов үз күзәтүенә алган. “Төркмәнстан.ру” хәбәр итүенчә, ул инде “КамАЗ” машинасына утырып узышлар үтәчәк караком юлларын әйләнеп чыккан һәм транспорт министрлыгына әзерлек эшенә керешергә боерык биргән.

Бирдемөхәмәдов әлеге чарада төркмән автоспорт осталары да көч сынашачагын әйткән. Гомумән, “Ефәк юл”да дөньяның иң танылган автоузышчылары катнашыр дип көтелә.
XS
SM
MD
LG