Accessibility links

Кайнар хәбәр

Израилдә сайлау алдыннан соңгы көн


Израилдә сишәмбе үтәчәк парламент сайлавы алдыннан бүген соңгы үгетләү көне. Фикер белешүләргә караганда, элекке премьер-министр Бенҗамин Нетаньяһу җитәкчелегендәге оппозициядәге уңчы Ликуд партиясе алда бара. Хакимияттәге Кадима фиркасе Ликудтан аз гына калыша.

Парламентка (Кнессетта) шулай ук элекке Молдова мөһаҗире Авигдор Либерман җитәкчелегендәге үтә милләтче фирка вәкилләре дә сайланыр, дип фаразлана.
XS
SM
MD
LG