Казакъстан НАТОга үз җире аша Әфганстанга йөк ташырга рөхсәт итәчәк. Казакъстан тышкы эшләр министры хәбәр итүенчә, бу хәрби булмаган йөкләргә генә кагыла.
Әфганстандагы НАТО көчләре өчен кирәк-яраклар моңарчы Пакстан аша килә иде. Әмма сугышчылар һөҗүмнәре аркасында ул юл берничә тапкыр ябылды.