Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кыргызстан комитеты Манас базасын ябуны яклый


Кыргызстан парламентының саклану комитеты хөкүмәтнең АКШ белән Манастагы база турындагы килешүне гамәлдән чыгару тәкъдимен бер тавыштан хуплады. Базаны ябу турында узган атнада президент Корманбәк Бакиев белдерде. Бу турыдагы канун өлгесе парламентка тапшырылды.

Манас һава базасын АКШ көчләре 2001 елдагы террор һөҗүмнәреннән соң Әфганстанга кергәч куллана башлады. Кыргызстан тышкы эшләр министры Кадырбәк Сарбаев, АКШ базаны хезмәтләндерү һәм тирә-якка килгән зыян өчен акча түләүдән баш тартып килде, Бишкәк шуңа күрә килешүне өзә, дип белдерде.
XS
SM
MD
LG