Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ректорлар серләшә


Татарстан ректорлары шурасы утырышына журналистлар чакырылган булса да, мөһим мәсьәләләр карала башлагач аларны чыгарып җибәрделәр. Сүз сайлауга әзерлек мәсьәләсеннән башланды.

Ректорлар шурасы утырышына бу юлы парламент җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин белән президент идәрәсе җитәкчесе Юрий Камалытдинов та килгән иде. Шулай ук кайбер министрлык вәкилләре дә катнашты.

Көн тәртибенә уку йортларының киләчәктә эшчәнлеге, финанс кризисы чорында студентларның белем алу хокукын тормышка ашыру мәсьәләләре кертелгән булса да, Казан дәүләт университеты ректоры Мәгъзүм Сәлахов сүзне парламент сайлавына әзерлектән башлады.

“Студентлар каникулдан соң, 6 гыйнвардан гына укуга кереште. Шуңа 2-3 атна дигәндә безгә алар белән тырышып эшләргә кирәк”, диде шул ук вакытта ректорлар шурасы рәисе дә булып торган Сәлахов.

Ул уку йорты җитәкчеләренең сайлауга әзерлектә үз хисапларын тапшыруын әйтте, әмма аларның күбесе формаль дип борчылды.

“Сайлаудан да мөһимрәк вакыйга юк. Хәзер әле авыр кризис вакыты һәм моны башка партияләр үз файдасында явызларча куллана”, диде “Бердәм Русия” фиркасе исемлегеннән депутатлыкка намзәт булып баручы Сәлахов.

Шуңа ул халык арасында да аңлату эшләрен яхшырак оештырырга кирәклеген әйтте.

“Безнең бу өлкәдә инде тәҗрибәбез бар”, диде КДУ ректоры.

Үзенең кереш сүзен шуның белән тәмамлап, Сәлахов журналистларны озату ягын карады. Бары парламент җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшинның: “Минем кыскача чыгышны тыңлагач, китәрләр”, диюе генә журналистларга тагын беразга калырга мөмкинлек бирде.

Мөхәммәтшин фән кешеләрнең республика тормышына зур өлеш кертүен әйтеп узды.

“Бүген Татарстанда 37 югары уку йорты бар, шуның 20се – дәүләти. Моннан тыш 57 филиал эшли”, диде ул.

Мөхәммәтшин сүзләренчә, финанс кризисы республика югары мәктәпләренә дә тәэсир итми калмаячак.

“Кризисны халыкның күпчелеге үзендә сизәчәк, шуңа без аларның сайлауга килүе өчен борчылабыз”, диде Мөхәммәтшин.

Бу утырышта алга таба нәрсә турында сөйләшкәннәре журналистларга сер булып калды.
XS
SM
MD
LG