Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җиддәдәге илчегә 60 яшь. Ул Казанда бәйрәм итте


Андрей Фурсенко, Миңтимер Шәймиев һәм Камил Исхаков
Андрей Фурсенко, Миңтимер Шәймиев һәм Камил Исхаков

8 февральдә Русия президентының Ислам конференциясе илләрендәге вәкиле Камил Исхаковка 60 яшь тулды.

Якшәмбе көнне Казанда “Корстон” күңел ачу үзәгенең зур залында үткән кичәсендә Татарстанның иң зур җитәкчеләре, федераль, хөкүмәт вәкилләре һәм Шәрык илләре дипломатлары катнашты.

“Камил Исхаков Казанда” дигән сүз үзенә күрә сенсация буларак яңгырый. 17 ел буе Татарстан башкаласын җитәкләгән, Казанның 1000 еллыгын үткәрүгә зур өлеш керткән Камил Исхаков Русия президентының Ерак Шәрыктагы вәкиле булып җибәрелгәч тә, аның Казанга зуррак вазифа белән кайту мөмкинлеге журналистларның теленнән төшмәде.

Русиянең төбәкләр үсеше министры урынбасары булып Мәскәүгә күчерелгәч тә, Исхаков исеме Татарстанның сәяси интригалар сүзлегеннән төшеп калмады. Русиянең өченче башкаласы буларак таныла башлаган Казан җитәкчесе озак еллар дәвамында эшләп, шактый зур абруй һәм матди ресурслар туплаган иде.

Шуңа күрә аның белән бергә эшләгән хуҗалык җитәкчеләреннән, хакимият аппараты вәкилләреннән, эшкуарлардан, депутатлардан торган “исхаковчылар” командасы һәрвакыт башкалардан аерылып торды. Аларның иң кайберәүләре Камил Исхаков белән бергә Ерак Шәрыкка барып зур дәрәҗәләрдә эшләп алдылар. Амур өлкәсенә барганнары күңелсезлекләргә дә очрадылар.

Инде хәзер мөселман илләрендәге четрекле һәм гади кешегә аңлашылмаган дипломатик миссия Камил Исхаковка тапшырылгач, аның исеме тагын да хикмәтлерәк яңгырый.


Камил Исхаковның хәзер дә Казанга кайтуы күпләрдә кызыксыну һәм гаҗәпләнү хисләре уятты. Аның 60 яшьлек юбилей үткәрү нияте матбугатта чагылдырылмаса да, бу хәл казанлыларны битараф калдырмады.

Якшәмбе, көндезге сәгать икедә элекке үзәк парк янындагы галәмәт зур “Корстон” үзәгенең иң зур залына 400-ләп кунак килде. Камил Исхаков үзе белән бергә Казан хакимиятендә эшләгән дусларын, Татарстанны элек җитәкләгән Гомәр Усманов, суверенитет елларында хөкүмәт башлыгы булган Мөхәммәт Сабиров кебек өлкән яшьтәге җитәкчеләрне, күренекле депутатларны, сәнгатькәрләрне, галимнәрне чакырган иде. Әйтерсең, яңа гына Казанга 1000 ел тулган һәм бәйрәмнән соң, зурлап мәҗлес корганнар.

Премьер-министр урынбасарлары, эчке эшләр, төзелеш, авыл хуҗалыгы һәм башка тармак җитәкчеләре дә монда иде. Шәһәр хакиме буларак тарихка кергән, хәзер федераль дәрәҗәдәге дипломат һәм мөселман эшлеклесенең тормыш бәйрәменә республика президенты Миңтимер Шәймиев, Русиянең фән һәм мәгариф министры Андрей Фурсенко да килгән иде. Алар белән бер үк түгәрәк өстәлдә премьер-министр Рөстәм Миңнеханов, хәзерге шәһәр башлыгы Илсур Метшин да утырдылар.

Гадәттәге юбилей банкеты түгел иде бу. Экраннарда Камил Исхаковның бала чагыннан алып, хәзерге көнгә кадәр тормышы чагылдырылды. Мәктәптә укыткан укытучысы, бергә укыган һәм эшләгән дуслары үз фикерләрен әйттеләр. Тыйнак кына гаилә мәҗлесенә охшаш бу чарада затлы җырчылар классик әсәрләр башкарган арада, затлы сый-нигъмәтләрдән авыз итүче кунаклар алдына бик сайлап кына котлаучылар чыгарылды. Башта юбилярның әти һәм әнисе улларын тәбрикләде. Әтисе Шамил ага гомер буе машина йөртүче булган, ә бу көнне ул мәчет карты сыйфатында Коръән сүзләре кыстырып матур итеп сөйләде.

Шунда ук сүз алган Миңтимер Шәймиев, Камил Исхаковның иң зур бәхете - шушы юбилеен әти-әнисе исән килеш каршы алуы, диде.
Татарстан президенты Исхаковның 17 ел буе шәһәрне җитәкләве һәм бу эштә яхшы эшләве турында бәйнә-бәйнә сөйләде. Казанның 1000 еллыгын әзерләү, Татарстан башкаласын дөньяның иң матур шәһәрләр сафына кую бурычын яхшы үтәп чыккан өчен Исхковка рәхмәт әйтелде. Шәймиев Татарстан халкы исеменнән үзе имзалаган рәхмәт хаты белән бергә Исхаков яраткан Казан урамы рәсемен бүләк итте.

Миңтимер Шәймиев Исхаковның хәзерге миссиясенең никадәр тарихи һәм әһәмиятле булуына игътибар итте. 1892 елда патша Русиясенең Җиддәдәге консулы итеп татар кешесе Шаһимәрдән Ибраһимов җибәрелгән. 1926 елда Согуд Гарәбстанында СССРның берсенче илчесе булып Башкортстанда туып үскән Кәрим Хәкимовның эшләвенә игътибар иткәннән соң, Шәймиев Исхаковның хәзерге вазифасы менә шул тарихи миссиянең дәвамы булуын әйтте. “Бу юлы да шушы эшкә иң әзерлекле кешегә йөкләнде. Хәзерге дөньядагы ачыклык чорында мондый эш башкару зур җаваплылык”, диде Миңтимер Шәймиев.

Гадәттә республика һәм аның башкаласы чиновниклары арасында була торган көндәшлек монда әллә ни сизелмәде. Казандагы зур төзелешләр, метро ачу кебек вакыйгаларда Камил Исхаковның хезмәте шактый матурлап күрсәтелсә дә, бәйрәм көнне бу уңай кабул ителде.

Чыннан да җыелучыларны юбилярга гына түгел, ә Казанга да мәхәббәт берләштерде. Шулар арасында Русиянең фән һәм мәгариф министры Андрей Фурсенко бар иде. Казанның 1000 еллыгынанн соң, Исхаковка федераль һәм республика дәрәҗәсендәге иң зур орденнар тапшырылган иде. Министр Фурсенко Русия президенты Дмитрий Медведевның мактау хатын тапшырды.


“Министр буларак кына түгел, ә Камил Исхаковның гаилә дусты буларак та килдем. Ул бик шәп кеше, аның белән бергә эшләүчеләр һичшиксез аның дусларына әйләнә”, диде Фурсенко.

Федераль министрдан башка юбилярны Согуд Гарәбстанының Мәскәүдәге илчесе, халыкара оешма вәкилләре котлады. Гомумән бу юбилей тантанасы студент чагында ук Татарстанның Югары Шурасы депутаты булган Исхаковның хәзерге көнгә кадәр хезмәтләрен күрсәтте.

Инде еракка җаваплы эшкә күчерелгән Камил Исхаков Татарстан эчендәге сәяси көндәшлектә башка катнашмас, бергәләп эшләгән кешеләр һәракыт шулай кочаклашып, шатланып очрашырлар дип өметләнүчеләр шактый булгандыр бу мәҗлестә. Ләкин барыбер кайберәүләр, Камил Исхаков баш булып кайтмас микән, дип уйлап куйгандыр. Шулай сизелде.
XS
SM
MD
LG