Accessibility links

Кайнар хәбәр

Израилдә парламент сайлавы үтә


Ликуд җитәкчесе Бенҗамин Нетаньяһу, Кадимә җитәкчесе Ципи Ливни, Йортыбыз Израил җитәкчесе Авигдор Либерман, Хезмәт партиясе җитәкчесе Эһуд Барак
Ликуд җитәкчесе Бенҗамин Нетаньяһу, Кадимә җитәкчесе Ципи Ливни, Йортыбыз Израил җитәкчесе Авигдор Либерман, Хезмәт партиясе җитәкчесе Эһуд Барак

Соңгы көннәрдә генә үткәрелгән фикер белешүләр бик күпләрнең бу сайлауда кемгә тавыш бирү турында әле карар итмәгәнлеген күрсәтте.

Бу исә төп фиркаләрне соңгы сәгатьләргәчә шул сайлаучыларның игътибары өчен көрәшергә мәҗбүр итте.

120 урынлы Кнессетта күпчелекне бер фирка дә яулый алмас кебек.

Иң күп тавышларны элекке премьер-министр Бенҗамин Нетаньяһу һәм аның уңчы Ликуд партиясе җыяр дип көтелә.

Израильнең узган айда Газзәдәге Хәмаска каршы сугышыннан соң фикер белешүләр Нетаньяһуның бу сайлауда яңадан зур сәясәткә кайтуын күрсәтте.

Әмма сайлауга 2 көн кала игълан ителгән фикер белешүләр нәтиҗәсендә кимендә 15 процент сайлаучының әле карар кылмаганлыгын да ачыкланды.

Шул ук фикер белешүләр тышкы эшләр министры Ципи Ливниның уртачыл Кадимә фиркасе соңгы көннәрдә Ликудка бик якынлашканлыгын да күрсәтте.

Нетаньяһуның элекке ярдамчесе, чыгышы белән элекке Советлар Берлегеннән булган Авигдор Либерманның үтә милләтче Йортыбыз Израил фиркасе дә Ликуддан күп кенә тавышларны үзенә тартап алыр кебек.

Либерман гарәп израиллеләргә каршы чыгышлары белән үзенә күбрәк тарафдарлар казанды. Элегрәк үткән фикер белешүләр хәтта аның фиркасенең бу сайлауда беренче урынга чыгу мөмкинлеген күрсәткән иде.

Саклану министры, элекке генерал Эһуд Баракның сулчы Хезмәт партиясе Газзә сугышыннан соң үз абруен 2 мәртәбә арттырды. Шулай да, фикер белешүләргә караганда, бу фирка Ликуд, Кадимә һәм Йортыбыз Израилдән калышып 4-нче генә урынны алыр кебек.

120 урынлы парламентта Ликуд белән Кадимә 30-дан бераз кимрәк, Йортыбыз Израил 20-ләп, Хезмәт фиркасе 15-ләп урын алыр дип көтелә.

Шулай итеп бу сайлауда 1 урынны алу гына җиңү өчен җитәрлек булмаячак. Чын җиңүчеләр кимендә 61 тавышка ия (Кнессеттагы күпчелек) хөкүмәт коалициясе төзи алучы сәясәтчеләр булачак.

Ягъни хәтта Ликуд бу сайлауда иң күп тавыш җыйган очракта да, Нетаньяһуга башка фиркаләр депутатлары белән коалицион хөкүмәт төзергә туры киләчәк.

Фикер белешүләр Хезмәт фиркасенең бу сайлауда 4-нче генә булып килү мөмкинлеген күрсәтсә дә, коалиция төзү сөйләшүләре нәтиҗәсендә аның җитәкчесе Эһуд Баракның премьер-министр урынын алу мөмкинлеге дә кире кагылмый.
XS
SM
MD
LG