Accessibility links

Кайнар хәбәр

Израил Кнессетны сайлый


Израилдә вакытыннан элек парламент сайлавы үтә. Илдә 9 меңләп тавыш бирү урыны эшли. Израилдә 5 миллионлап кешенең сайлау хокукы бар.

Фикер белешүләргә караганда, элекке премьер-министр Бенҗамин Нетаньяһу җитәкчелегендәге оппозициядәге уңчы Ликуд партиясе алда бара. Хакимияттәге Кадима фиркасе Ликудтан аз гына калыша.

Парламентка (Кнессетка) шулай ук элекке Молдова мөһаҗире Авигдор Либерман җитәкчелегендәге үтә милләтче фирка вәкилләре дә сайланыр, дип фаразлана.
XS
SM
MD
LG