Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар патшасы каберендә тәре ялтырый


“Царев курган” бик борынгы Җиһангир патша күмелгән курган булган. Аның исеме – Сара Олы тау", ди Фәүзия Бәйрәмова.

Самарда Милли Мәҗлесе рәисе, язучы Фәүзия Бәйрәмова булып китте. Җирле милләтпәрвәрлар белән очрашуда Бәйрәмова үзенең өр-яңа китабы - “Туран иле” турында бәйнә-бәйнә сөйләде.

Китапта Самар татарларына якын булган “Патша курганы” турында язылган. Бүген бу урынны “Царев курган” дип йөртәләр. Монда таучык итәгендә зур чиркәү салынган, аннары курган түбәсенә боралак ярдәмендә 20 метрлы тәре дә бастырылган. Ә бит заманында рус галимнәре дә бу курганны “Сары Олы тау” дип йөрткәннәр. “Патша курганы” турында Фәүзия Бәйрәмова да бик күп эзләнгән.

“Китабымны язган вакытта миңа бик күп тарихи китаплар белән танышырга туры килде. “Царев курган” бик борынгы Җиһангир патша күмелгән курган булып чыкты. Аның исеме – Сара Олы тау. Бу фикерне борынгы рус галимнәре әйткән.

Бу турыда И.Павлович һәм О.Ратникның “Тайны и легенды волжских подземелий” китабында да язылган. Бу китапның 100-нче битендә болай дип язылган: “16 гасыр башына кадәр курган “Сары Олы тау” дигән исем йөрткән дип уйланыла. Аның түбәсе ак таш плитәләр белән капланган була. Әмма әлеге таш плитәләрне 1876 елда Идел өстеннән үтүче Сызрань тимерьюлын салу өчен кулланалар”, диелә китапта.

Төзелешләргә таш алган саен 170 метр биеклектәге “Патша курганы” 40 метрга кими. Чил ил галимнәре исә бу урында 70 ханны ияртеп килгән Җиһангир хан күмелгән дип язып калдырганнар. Моннан сорау туа. Кем ул 70 ханны үзенә буйсындырырлык Җиһангир? Зөлкарнаймы икән? Әллә Атилла? Әмма Атилланы Европада күмелгән дип әйтәләр”, диде Фәүзия Бәйрәмова.

Самарда Фәүзия ханымга бик күп сораулар бирелде һәм ул аларның һәммәсенә төпле, ышандырырлык җаваплар бирде.
XS
SM
MD
LG