Accessibility links

Кайнар хәбәр

Франция президенты Гыйракка килде


Алдан хәбәр итмичә Франция президенты Николя Саркози Гыйракка килде. АКШның 2003 елда Гыйракка гаскәр кертүеннән бирле бу Франция президентының Гыйракка беренче сәфәре булып тора. Франция Гыйракка хәрби көч кертүгә каршы иде.

Саркозиның президент Җәләл Талабани һәм премьер-министр Нури әл-Мәлики белән очрашуы көтелә. Соңыннан Франция президенты сәфәрен Бәһрәйн, Кувәйт һәм Оманга дәвам итәчәк.
XS
SM
MD
LG