10 февраль көнне иртән Казанда федераль иминлек хезмәткәрләре Милли Мәҗлес җитәкчесе Фәүзия Бәйрәмова кызы Зөлфия Кадыйр фатирында тентү үткәргән. Шаһитлар катнашында узган шушы чара барышында федераллар Кадыйрның ноутбугын һәм кайбер язма материалларны алганнар.
Тентүдән соң алар Зөлфия Кадыйрны үзләре белән сорау алуга алып китәргә теләгән, әмма ул баш тарткан.
Русия прокуратурасының Татарстандагы бүлеге Милли Мәҗлес әгъзаларын милләтара низаг чыгаруда гаепләп, аларга каршы җинаять эше ачкан иде. Декабрь аенда шушы оешма вәкилләре Чаллыда җыелеп, халыкара җәмәгатьчелеккә Татарстанның бәйсезлеген тануны сорап мөрәҗәгать итте. Русия хакимяте ягыннан эзәрлекләүләр шуннан соң башланды.
Зөлфия Кадыйр шушы җинаять эшендә шаһит булып бара.