Accessibility links

Кайнар хәбәр

Будановның 3 кешене үтерүгә катнашы булган


Русия прокуратурасының Чечнядәге тикшерү комитеты элекке полковник Юрий Будановның өч кешене урлау һәм үтерүгә катнашы булганын белдерде. Өч ир кешенең мәетләре 2000 елда республиканың Урус-Мартан районында табылган иде. Ул чакта тикшерү туктатылган иде.

2008 ел азагында Чечнянең кеше хокуклары вәкиле Нурди Нухаҗиев үтерелгән кешеләрнең туганнары үтенече белән яңа тикшерү башлатты.

2003 елда Юрий Будановны чечен кызы Эльза Кунгаеваны үтерүдә гаепләп 10 елга төрмәгә утырттылар. Күптән түгел ул вакытыннан элек иреккә чыкты.
XS
SM
MD
LG