Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кашаповка мәхкәмә башланды


Рәфис Кашапов (у) адвокаты Рөстәм Вәлиуллин белән
Рәфис Кашапов (у) адвокаты Рөстәм Вәлиуллин белән

282-маддә буенча гәепләү белдерелгән Рәфис Кашаповка карата мәхкәмә эше 10 февральдә башланды.

Аңа милләтара ызгыш тудыруда 6 язманы интернетта тарату гәебе белдерелә. Прокуратура кузгалткан эшне БТИҮ рәисе Юныс Камалетдинов, язучылар Зәки Зәйнуллин, Айдар Хәлим һәм башкалар татар милли хәрәкәтен бетерү өчен оештырылган, дип бәяләде.
Шушы мәхкәмә алдыннан, 9 февральдә Чаллы ТИҮ-е утырышы узды.Бирегә җыелган халык алдында Рәфис Кашапов, аның урынбасары Габдрахман Җәләлетдинов вәзгыятькә аңлатма бирделәр.

“Рәфис язмышы өчен барыбыз да кайгыра. Менә 12 февральдә, аннан соң да Кашапов хокукын яклап пикетка чыгабыз. Шушында ук 2 еллап тикшерү астында утырган яшь мө-селманнарны яклап, Милли Мәҗлес хакында сүз күтәрәбез. Мондый вакытта бер-беребезне якларга, көрәш юлында бергә булырга тиешбез”, диде БТИҮ рәисе Юныс Камалетдинов.

Шунда Рәфис Кашаповка гәеп белдерелгән 6 язманы искә алдылар. Алар арасында мондыйлар язмалар бар: “Чукындыруга –юк”, “Петр беренченең яшерен васыяте”, “Русиядә террорның яңа чоры” җәм башкалар.

Аларның кайберләре моңа кадәр дә Русия газеталарында, интернетта басылган була. Казан югары уку йорты галимнәре Фролова һәм Николаева хокук органнары соравы буенча язылган аңлатмаларында бу язмалар милләтара низаг тудыра ала, дип саныйлар. Ә менә Воронеж галимәсе Топлильская ханым низаг тудыра дип кистереп әйтми.

2003-2004 елларда Фролова белән Николаева ясаган нәтиҗәне соңыннан мәхкәмә дөрес дип танымады. “Алар хәзер дә ялгышалар, үткән мәхкәмәләр өчен реванш алырга телиләр”, диелде утырышта.

Мәхкәмәгә килүчеләр саны 30-40 кешедән артып киткәндер. Ләкин аларның күбесен мәхкәмә залына кертмәделәр. Башта залга Кашаповның бер адвокатын гына керттеләр. Ул Мари иленнән Светлана Сидоркина. Икенче адвокат - Ижаудан Рөстәм Вәлиуллинны бик озак кертмичщ тордылар. Мәхкәмә утырышына кертелмәүчеләр арасында “Азатлык” белән “Ватаным Татарстан” газетасы хәбәрчеләре дә бар иде. Бераздан казый Әгъдәмов тәкъдиме белән генә алар мәхкәмә бинасына уздылар. Сәгать 9.00-да башланган мәхкәмә башта 4 сәгать тәнәфес алып, эшен 14.00 сәгатьтә яңартты. 20-30 минуттан соң казый мәхкәмәнең 11 феральдә, 13.00 сәгатьтә дәвамы буласын белдерде. Мәхкәмәдә Кашаповның җәмәгать яклаучылары булган Юныс Камалетдиновка, Айдар Хәлимгә, Зәки Зәйнуллинга 3 томлык гаепләү эше белән танышу өчен шулкадәр вакыт бирелде. Адвокатлар моның белән риза түгеллекләрен әйттеләр.
XS
SM
MD
LG