Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бер атнада Русиядә эшсезләр саны 5.6% арткан


Русиядә февраль башына эшсез калганнарның саны 1 миллион 735 мең кешегә җиткән (5.6% арткан). Бу мәгълүматларны сәламәтлек саклау һәм социаль тәрәккыять министрлыгы хәбәр итте.

Эш урыннарында иң күп кыскартулар Бурятия, Татарстан, Чувашстан, Киров, Кострома, Түбән Новгород, Ленинград һәм Чиләбе өлкәләрендә булган.

Русиянең федераль статистика хезмәте исә, Русиядә эшсезләр саны 3.5 мәртәбә күбрәк, дип хәбәр итә.
XS
SM
MD
LG