Accessibility links

Обама Әфганстанга гаскәр җибәрүне игълан итәчәк


АКШ саклану министры Роберт Гейц, президент Барак Обама берничә көн эчендә Әфганстанга өстәмә күпме гаскәр җибәрү турында игълан итәчәк, дип белдерде. Талибан һәм әл-Каидага каршы көрәшкә өстәмә ярдәм турында Обама берничә тәкъдим ясаячак, диде саклану министры.

Бүгенге көндә Әфганстанда 37 мең американ хәрбие бар. Аларга ярдәмгә тагын 30 мең кеше соралган. Обама аларның барысын да җибәрүне хупламаячак, дип фаразлана.
XS
SM
MD
LG