Accessibility links

Кайнар хәбәр

Израилдә сайлаудан соңгы киеренкелек


Тышкы эшләр министры Ципи Ливни һәм элекке премьер Беньамин Нетаньяһу икесе дә 10 февраль сайлавында җиңүне бәйрәм итә. Хөкүмәтне кем җитәкләр?

Сишәмбе узган парламент сайлавы нәтиҗәсендә Кнессеттагы 120 урынның күпчелеге бер партиягә дә эләкмәде. Соңгы мәгълүматларга караганда, Кнессетта 28 урынны Ципи Ливниның уртачыл Кадимә фиркасе алыр, дип көтелә, 27 урын Нетаньяһуның Ликуд партиясенә булачак.

Ципи Ливни җиңүне бәйрәм итә

Нетаньяһуның элекке ярдамчесе, чыгышы белән элекке Советлар Берлегеннән булган Авигдор Либерманның үтә милләтче Йортыбыз Израил фиркасе 15 урын алган.

Саклану министры Эһүд Баракның Хезмәт партиясенэ 13 урын калган.

Уңчы һәм дини партияләр Кнессетта 65 урын алачак, бу сәяси көчләрне берләштереп коалиция төзергә мөмкинлек бирә. Урта-сул һәм гарәп фиркаләренә 55 урын кала.

Әле Израил хәрбиләренең тавышлары саналмаган. Хәрби көчләрдә дә тавыш санау пәнҗешәмбе көнне тәмамлангач, Кнессеттагы бүленеш 1-2 урынга үзгәрергә мөмкин.

Израил президенты Шимон Перес бер атна эчендә хөкүмәт төзү эшен Ливни яки Нетаньяһуга тапшырырга тиеш. Башта ул аларның тәкъдимнәрен көтүен белдерде.

Нетаньяһу җиңелүне танымый

Нинди генә хөкүмәт төзелсә дә, белгечләр, фәлестиннәр белән тынычлык сөйләшүләре тиз генә яңартылмаячак, дип саный. Киресенчә, Израилнең яңа хөкүмәте АКШ президенты Барак Обаманың солых планнарына каршы килгән гамәлләр дә башкара ала. Обама Якын Көнчыгышта тынычлык урнаштыруны төп максатларының берсе итеп куйган иде.

XS
SM
MD
LG