Accessibility links

Екатеринбурда эшсезләр турында хәбәр итү тыела


Екатеринбурда эре оешмалар һәм берләшмәләргә үзләрендә эш урыннарының кыскартылуы турында хәбәрне мәгълүмат чараларына бирүне тыю турында күрсәтмә бар, дип хәбәр итә Азатлыкның рус редакциясе. Эшкә урнаштыру ширкәте җитәкчесе Ольга Пертникова бу күрсәтмәне дөрес дип саный. Аның сүзләренә караганда, "халык арасында коткы таратмаска, проблеманы күпертмәскә кирәк."

Фаразларга караганда, ел азагына таба Уралда эшсезләр саны 185 меңгә җитәчәк. Шулай ук эшсезләргә төрмәләрдәндән чыккан
40 меңләп кеше һәм хәрби көчләрдән кыскартылган 70 меңләп офицер кушылачак.
XS
SM
MD
LG