Accessibility links

Кайнар хәбәр

Екатеринбурда Ельцинның энесе вафат булды


Екатеринбурда Русиянең беренче президенты Борис Ельцинның энесе Михаил вафат булды.

Михаил Ельцин абыйсыннан аермалы буларак Казанда, 1937 елда туган. (Борис Ельцин 1931 елда Свердлау өлкәсендә туган). Ул абыйсы кебек үк Урал политехник институтының төзелеш факультетында укыган, әмма аны тәмамламаган. Гомер буе ул төзелештә эшләгән, 55 яшьтә пенсиягә чыккан.

2008 елның октяберендә 71 яшьлек Михаил Ельцинны йөрәк авыруы белән хастаханәгә салганнар.
XS
SM
MD
LG