Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарлар корылтайга әзерләнә


10 февральдә Башкортстан татар җәмәгатьчелек оешмалары шурасы утырышы узды. Әлеге шурага 20-гә якын татар оешмасы керә.

Утырышта алдагы айларда үткәреләсе эшләр каралды. Башкортстан татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе урынбасары профессор Мәҗит Хуҗин сүзләренә караганда, төп эшләрнең берсе — мохтариятның корылтаен уздыру. Бу оешма беренче корылтаен 2004 елның 27 ноябрендә уздырган иде. Ул республикада бина аламау сәбәпле Мәскәүдә узды. Соңгы 5 елда оешма дистәгә якын мәхкәмә үткәреп тә, һаман да булса теркәлүгә ирешкәне юк.

Ниһаять, оешма теркәлер кебек, чөнки теркәү хезмәте хәзер Русиянең юстиция министрлыгына карый. Мохтарият җитәкчелеге алар белән сөйләшү үткәргән. Теркәү белән шөгыльләнүчеләр корылтай уздырып, кабат документлар тапшырырга кушкан һәм теркәү белән проблемалар булмаячак дип ышандырган. Бүгенге көндә оешманың районнарда бүлекчәләрен төзү бара.
XS
SM
MD
LG