Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа Көньяк Осетиядә вәкилләрен калдыра


Европада Иминлек һәм Хезмәттәшлек Оешмасы үзенең хәрби булмаган 20 вәкилен Көньяк Осетиядә 30 июньгә кадәр калдыру турында карар кабул итте.

Вәкилчелекнең мөддәте киләсе атна чәршәмбе чыгарга тиеш иде. Оешма әгъзаләре булган Русия һәм Грузия бу карарны хуплады.

Европада Иминлек һәм Хезмәттәшлек Оешмасы үз вәкилләрен төбәккә августа Русия-Грузия сугышыннан соң җибәрде.
XS
SM
MD
LG