Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лондонда казларны яклап урам җыены узды


Каз бавырыннан ясалган паштетларга каршы урам җыены бүген Лондонның Оксфорд урамында узды.

Чарада катнашучылар кулларына йөрәк рәсемнәре һәм "бавырдан баш тартыгыз, йөрәкне тыңлагыз", дигән шигарьләр тоткан булган. Гашыйклар көне алдыннан үткәрелгән каршылык чарасында катнашучылар сатучылар һәм сатып алучыларны каз һәм үрдәкләрне яратырга чакырды.

Майлы бавыр паштеты ясар өчен каз һәм үрдәкләрне йөрер хәлләре беткәнче мәҗбүри күп итеп ашаталар һәм алар кан югалтудан үлә. Британиядәге зур кибетләрнең күбесе бавыр паштетын сатудан баш тарткан. Бу чарага күп кенә танылган кешеләр һәм патшабикә гаиләсе дә кушылган.

XS
SM
MD
LG