Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә Русия һәм Төркия президентлары очрашты


Мәскәүдә Русия һәм Төркия президентлары Дмитрий Медведев һәм Габдулла Гөл арасында булган сөйләшүдә сүз Европада иминлек, Иран һәм Якын Көнчыгыш мәсьәләләре, Кавказ һәм Үзәк Азия төбәкләре турында барган, дип хәбәр ителә.

Көнтәртибендә торган төп мәсьәләләрнең берсе - ягулык өлкәсендә хезмәттәшлек. Төркия Русиядән күбрэк газ алырга җыенуын белдерә.

Медведев Төркиянең Кавказ һәм Кара диңгез буенда дипломатик тырышлыкларын хуплады. Әмма узган ел Грузия белән булган сугышка ишарә ясап, Медведев, читтән "тыкшыну" кирәк түгел, дип белдерде.

Габдулла Гөл бүген шулай ук Русия премьер-министры Владимир Путин белән очраша.
XS
SM
MD
LG