Accessibility links

Кайнар хәбәр

Искәндәр Сираҗи: "Йә авызлыклап, йә ашатып"


Русиядә журналистларның дәрәҗәсе төшә. Халыкның күбесе инде аларга ышанмый һәм дүртенче хакимият итеп кабул итми.

Русия журналистлар берлеге рәисе Всеволод Богданов сүзләренчә, массакүләм мәгълүмат чаралары дүртенче хакимият булудан туктады. Чөнки халык журналистларга ышанмый һәм аны хакимияткә сатылган дип саный. Богданов мондый хәл килеп туу сәбәбен хакимиятнең журналистика максатын дөрес аңламаудан күрә.

Чыннан да соңгы елларда хакимиятнең журналистиканы үз максатларында куллану очраклары артты. Журналист Искәндәр Сираҗи әйтүенчә, мондый хәл аеруча да төбәкләрдә күзәтелә.

“Русиядә хакимият журналистларны йә авызлыклап, йә ашатып тота. Авызлыклап тоту өчен соңгы вакытта күп кануннар булдырылды, ә ашатып тоту, бу инде сатлык журналистика”, ди Сираҗи.

Аның әйтүенчә, журналистлар хәзер үз көчләренә ышанмый һәм бөтен проблема шуннан туа.

Искәндәр Сираҗи
“Журналистлар үзләренең дүртенче хакимият булуларына инанырга тиеш. Халык бит аларга элеккечә ышана”, дигән фикердә тора Сираҗи.

Аның сүзләренчә, матбугатның көче зур икәнне җитәкчеләр дә яхшы аңлый. Һәм шул сәбәпле, алар журналистларны я үзенә якынайта, я инде читкә этәрә.

“Административ ресурс ул бик көчле әйбер. Бүгенге көндә Русиядә теләсә кайсы матбугатка “бәйләнергә” һәм аны ябып куярга кануннар җитәрлек”, ди Сираҗи. Шуңа ул бәйсез матбугат та да аерым “тәртипләрне” истә тотып эшләргә мәҗбүр булуын әйтә.

“Дәүләти газеталар белән чагыштырганда, сары матбугат бүген җитдирәккә әйләнә бара. Чөнки анда проблемалар күтәрелә. Ә дәүләт газеталарында тәнкыйть була алмый. Бу ашарга биргән хуҗаның кулын төшләү кебек кабул ителә”, ди Сираҗи.

Аның әйтүенчә, сатлык журналистика дигәндә дә төрле мәгънә күздә тотыла.

“Мисал өчен, Доренконы сатлык диләр. Бәлкем, ул сатлык түгел, ә әйбәт журналистыр. Безнең татар журналистлары районга барып 5 киллограмм иткә сатыла, ә ул үзенең сакчылары белән чит ил машиналарында йөри. Шуңа татар журналистикасын сатлык дип атау дөрес түгел, ул хәерче журналистика”, ди Сираҗи.

Сер түгел, Татарстанда да урыс журналистлары белән чагыштырганда, татар матбугатында эшләүчеләрнең дәрәҗәсе түбәнрәк. Һәм аларның дүртенче хакимият итеп кабул ителүе бик шикле.

“Мәкаләне язып кына калмыйча, проблеманы хәл итү өчен прокурорга, эчке эшләр министрлыгына, президент идәрәсенә элемтәгә кереп эшли башласак бездән шүрлиячәкләр һәм шуның нәтиҗәсендә дүртенче хакимият исемен яңадан яулый алачакбыз”, ди Сираҗи.
XS
SM
MD
LG